ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Роскомнадзор 30 мең онлайн-казиноның эшчәнлеген туктаткан

21 июль 2019, 13:02

Соңгы өч елда законсыз онлайн-казино саны арткан.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Ел башыннан Роскомнадзор легаль булмаган онлайн-казинога катнашы булган 30 меңнән артык сайтны ябып куйган. Бу хакта «Известия» ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән яза.

Соңгы өч елда законсыз онлайн-казино саны арта, диделәр Роскомнадзорда. Әйтик, узган ел 47 мең сайт блокировкаланган, 2017 елда - 39 мең.

«Ел нәтиҗәләре буенча базарның гомуми күләме 1,15 трлн сум тәшкил иткәнлектән, ставкаларның легаль булмаган базарын якынча 400-440 млрд сумга бәяләргә мөмкин», - дип сөйләде букмекер базары аналитигы Паруйр Шахбазян.

Эксперт сүзләренчә, легаль букмекер контораларында теркәү процедурасының катлаулы һәм шәхсән килергә кирәк булуы россиялеләрнең законсыз уйнауны өстен күрүенә китерә.

Моннан тыш, легаль казино бары тик Алтай, Краснодар һәм Приморье крайларында, шулай ук Калининград өлкәсендә билгеләнгән махсус уен зоналарында гына бар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10