ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда WorldSkills чемпионатын ачу тантанасында София роботы катнашачак

21 июль 2019, 12:43 , Фото: архив/Регина Гумарова

Казанда WorldSkills чемпионатын ачу тантанасында София роботы катнашачак Кеше сөйләме белән охшаш итеп эшләнгән робот сорауларга җавап бирергә һәм гади әңгәмәләр корырга мөмкин.

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”). 22-27 августта Казанда узачак Worldskills дөнья чемпионатын ачу тантанасында робот-андроид София катнашачак. “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин шул хакта сөйләде. Бу турыда ТАСС яза.

“Мин тантананың махсус кунагы София роботы булачак дип төгәл әйтә алам. Ул дөньяда бер илнең гражданлыгы һәм паспорты булган бердәнбер робот-андроид”, - диде ул.

Софияне Гонконгның Hanson Robotics компаниясе эшләгән, ул ясалма интеллект технологияләрен киң кулланган. Робот кешеләрнең үз-үзләрен тотышына җайлашыр, шулай ук алар белән хезмәттәшлек итәр өчен эшләнгән. София кешенең сөйләме, юмор хисе белән охшаш итеп эшләнгән, сорауларга җавап бирә һәм алдан билгеле темаларга гади әңгәмәләр кора ала.

Узган елның көзендә София Согуд Гарәбстаны гражданлыгын алды һәм нинди дә булса илнең гражданлыгын алган беренче роботка әверелде.

Эмиль Гобәйдуллин сүзләренчә, чемпионатны ачу тантанасында җырчы Ёлка, Александр Панайотов, Jukebox һәм Therr Maitz төркемнәре, җырчы һәм актриса Ян Гэ катнашачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10