ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Унбер илдән килгән волонтерлар Болгарда археологик казу эшләре алып барачак

21 июль 2019, 11:48 , Фото: архив/Рамиль Гали

Унбер илдән килгән волонтерлар Болгарда археологик казу эшләре алып барачак 21 июльдән 2 августка кадәр Болгар тарих-археология комплексында «Болгарның Бөтендөнья мирасы волонтерлары» лагере узачак.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Россиянең 11 иленнән, Бангладеш, Германия, Испания, Канада һәм башка илләр студентлары һәм яшь археологлар 21 июльдән 2 августка кадәр узачак «Болгарның Бөтендөнья мирасы волонтерлары» өченче халыкара лагеренда катнашачак. Бу хакта чараны оештыру комитетында хәбәр иттеләр.

«Проект волонтерларга артефактлар белән ниләр эшләнүе, аларның бөтен юлын электрон каталог аша күзәтеп бару мөмкинлеге турында тулы күзаллау бирү бурычын куя», - дип сөйләде проект җитәкчесе Нәргиз Айтуганова.

18-30 яшьлек утыз катнашучы 3 төркемгә бүленә, аларның һәркайсы археологик казу, археологик коллекцияләр, мирасны интерпретацияләү (видеороликлар төшерү) юнәлешләре буенча эшләячәк. Барлык эшләр Болгар тарих-археология комплексы территориясендә узачак.

Моннан тыш, катнашучылар Казанның тарихи үзәге, Болгар цивилизациясе музее буенча төрле экскурсияләрдә, дөя фермасында, шулай ук традицион һөнәрчелек буенча мастер-классларда һәм лекцияләрдә булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10