ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан китап нәшрияты: Безнең җиде китапны студентлар әзерләде

21 июль 2019, 10:09 , Фото: Рамиль Гали

Татарстан китап нәшрияты: Безнең җиде китапны студентлар әзерләде Сәнгать остаханәсе нәшриятка балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә китаплар әзерләргә ярдәм итә.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Дизайнерлар-студентлар Татар китап нәшриятының җиде китабын рәсмиләштергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында нәшриятның генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин сөйләде.

«Вакыт тенденцияләреннән чыгып, без Казан федераль университеты белән берлектә сәнгать остаханәсе оештырдык. Ул ел дәвамында эшли инде. Бүгенге көндә җиде китап студентлар куллары белән бизәлгән. Бу яңа буын да, яңа фикерләү дә, яңа караш та», — диде Илдар Сәгъдәтшин.

Аның сүзләренчә, студентлар тарафыннан Ландыш Әбүдарованың «Мандариннар» китабы профессиональ дәрәҗәдә иллюстрацияләнгән.

«Нигездә, без балалар өчен китапларның сәнгати бизәлешенә җитди карыйбыз, өлкән буын текстка, китапның эчтәлегенә карап кабул итә», — диде агентлык әңгәмәдәше.

КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы базасында оештырылган Казан федераль университеты һәм «Таткнигоиздат»ның уртак сәнгать остаханәсе нәшриятка балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә китаплар әзерләргә ярдәм итә, дип йомгаклады ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10