ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама җырчысына атказанган артист исемен бирде

21 июль 2019, 09:28 , Фото: e-nkama.ru

Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама җырчысына атказанган артист исемен бирде
Оксана Ялтанская сәхнәдә 25 ел җырлый.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Түбән Каманың танылган җырчысы Оксана Ялтанская «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исемен алды. Мактаулы исемне аңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оксана Ялтанская сәхнәдә 25 ел җырлый. Җирле хор капелласына ул эшкә музыка көллиятендә укыганда ук килгән, ә 2017 елда аны җитәкли башлаган. Җырчының иҗади биографиясе бик кызыклы, җырчы Анна Германны искә алу кичәләрендә, концертларда-лекторийларда һәм романс кичәләрендә чыгыш ясаган.

2011 елда Оксана Ялтанскийның халык уен кораллары оркестры белән бергә «Я лечу над Россией» концерты булды.

Концертка эләгергә теләүчеләр шулкадәр күп иде ки, оркестр концертны кабатларга мәҗбүр булды. Мондый хәл безнең шәһәрдә булганы юк иде әле. «Бу җырчының үз карьерасын башлап җибәрү өчен үзенчәлекле этәргеч булды», - диелгән чыганакта.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10