ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Кукмараның Тарлау авылында “Шәрәфетдин чишмәсе” ачылды

21 июль 2019, 08:00 , Фото: kukmor-rt.ru/

Кукмараның Тарлау авылында “Шәрәфетдин чишмәсе” ачылды Чишмә төзекләндерү эшен үз өстенә алган, Шәмәрдән бистәсендә яшәүче Фәнис Минһаҗев чишмәгә мәрхүм әтисе исемен биргән.
(Казан, 21 июль, “Татар-информ”, "Хезмәт даны", Зиннур Исхаков) Кукмара районы Тарлау авылында ике зур вакыйга булды: төзекләндерү эшләреннән соң “Шәрәфетдин чишмәсе” ачылды, ә кич белән авыл бәйрәме  узды. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 
 
Чишмә ачылу тантанасында Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы Сергей Димитриев, Ядегәр авыл җирлеге башлыгы Айдар Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.
 
 
Чараны авылның имам-хатыйбы Мөдәрис Кашипов, үзенең хәер-фатыйхасын биреп, дога укып ачып җибәрде. Аннары сүзне Ядегәр авыл җирлеге башлыгы Айдар Фәйзуллин дәвам итте. Ул үз чыгышында бу зур эшне башкарып чыккан Фәнис Минһаҗевка, һәрдаим ярдәм итеп торган авылдашларга рәхмәтен җиткерде. 
 
“Халык белән берлектә авыл уртасында балалар мәйданчыгы да төзелеп куелды. Алга таба да бердәм булып, бер-беребезгә һәрвакыт булышып яшик”, - диде ул.
 
Чишмә төзекләндерү эшен үз өстенә алган, Шәмәрдән бистәсендә яшәүче Фәнис Минһаҗев чишмәгә нәкъ тә моннан өч ел элек бакыйлыкка күчкән, тумышы белән Тарлау авылыннан булган әтисенең исемен биргән. 
 
Ул үзе Шәмәрдәндәге газ кудыру станциясендә баш инженер булып эшли. Ә хезмәттән бушаган вакытта чишмәләрне яңарту уе белән яши. Беренче чишмәсе моннан берничә ел элек Саба районындагы Мичәнбаш авылында ачылган. Әнисе Сәлимә шушы авылда туып-үскәнлектән, әлеге чишмә әнисенең исеме белән атала.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10