ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт, Җәмгыять

Тәтеш интернатында янгында гражданнарны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрелде

21 июль 2019, 03:00

Интернат-йортта яшәүчеләр гадәттән тыш хәл булган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белә һәм аларны практикада дөрес куллануы билгеләп үтелгән.
(Казан, 21 июль, “Татар-информ”, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында гадәттән тыш хәлләр вакытында персоналның әзерлек дәрәҗәсен камилләштерү һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрелде. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Шартлы кыска ялганыш нәтиҗәсендә яшәү бүлмәсе бинасының беренче катында янгын чыккан. Инструкция буенча янгын турында сигнал хәбәр итү кертелгән иде, персонал эвакуация башлады.
 
Хезмәт күрсәтүче персонал һәм янгын сүндерүчеләр көче белән барлыгы 28 кеше һәм персонал арасыннан 12 кеше эвакуацияләнгән. Шартлы янгын кыска вакыт эчендә бетерелде.
 
Профилактик чара барышында учреждениедә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирелде: янгын автоматикасы системасы булу һәм төзеклеге, эвакуация һәм чыгу юллары норматив документлар таләпләренә туры килүе, эчке һәм тышкы янгынга каршы су белән тәэмин итү системалары төзеклеге.
 
Янгынга каршы ведомство хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, интернат-йортта яшәүчеләр дә гадәттән тыш хәл булган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белә һәм аларны практикада дөрес кулланалар.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10