ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Тәтештә бер малга уртача 15 центнер азык әзерләнгән

21 июль 2019, 07:00

Районда пар кырларына көзге иген культураларын чәчүгә җир әзерләү дәвам итә, 8,8 мең гектары икенче тапкыр эшкәртелгән.
(Казан, 21 июль, “Татар-информ”, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре хәбәр иткәнчә, 18 июльгә 13350 тонна печән әзерләнгән, шул исәптән хуҗалык терлекләренә 4850 тонна, шәхси йортлар өчен – 8500, сенаж – 33100 тонна. Район буенча бер шартлы малга 15 центнер азык берәмлеге хәстәрләнгән. Җирле басма шул хакта хәбәр итә.
 
“Колос”, “Бакырчы”, “Авангард” хуҗалыклары берьеллык үләннәрне (борчак, арпа, солы катнашмасы) җыеп алуны тәмамлады. Йөз центнердан артык яшел масса уңдырышлылыгы 5 көн эчендә 5000 тонна салынган. Әлеге эш “Родина”, “Татарстан” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә төгәлләнү алдында. “Новая Заря”, “Нур”, “Р. М. Заһидуллин”, “Агро-Союз”, “Ш. И. Хөсәенов” хуҗалыклары  берьеллык үләннәрне җыюны дәвам итә.
 
“Содружество” һәм “Новая Заря” аграрийлары туфракның уңдырышлылыгын арттыруны кайгыртып, 95 һәм 50 гектар мәйдандагы сидераль пар җиренә донник чәчүне башкардылар. “Колос”та 250 гектар мәйдандагы җиргә горчица чәчтеләр, бу 1 гектарга 20 тонна ашламага тиң черемәле тирес кертүгә тигезләшә.
 
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре 940 гектардагы картайган күпьеллык үләннәрне шушы ук максатларда сөрде. Пар кырларына көзге иген культураларын чәчүгә җир әзерләү дәвам итә, 8,8 мең гектары икенче тапкыр эшкәртелде. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10