ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сарманның Олимпия өметләре лагерендә бөтен Татарстан балалары ял итә

21 июль 2019, 04:00

Ике смена дәвамында барлыгы 180 бала профессиональ тренерлар җитәкчелегендә спорт белән шөгыльләнә.
(Казан, 21 июль, “Татар-информ”, "Сарман"). Сарманның Олимпия өметләре лагерендә бөтен Татарстан балалары ял итә. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Сарманның беренче мәктәбе бинасында “Старт” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында оештырылган “Олимпия өметләре” исемле лагерьның икенче сменасы башланды.
 
Ике смена дәвамында барлыгы 180 бала профессиональ тренерлар җитәкчелегендә спорт белән шөгыльләнә, ял итә. 
 
Биредә ял итүче 90 баланың 30 ы Сарман, 60ы Татарстанның башка район һәм шәһәрләреннән, чөнки әлеге типтагы стационар спорт юнәлешендәге лагерьлар республикабызда барлыгы 12 генә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10