ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән районында онкология белән 533 кеше исәптә тора

21 июль 2019, 06:00

2019 елда яман шеш районда яшәүче 21 кешенең гомерен өзгән.
(Казан, 21 июль, “Татар-информ”, "Безнең Чирмешән"). Чирмешән район үзәк больницасының беренчел онкологик кабинетында барлыгы 533 кеше исәптә тора. Җирле басма шул хакта хәбәр итә.  
 
Бу исемлеккә 20 кеше быелның ярты елында гына өстәлгән. 2019 елда яман шеш 21 кешенең гомерен өзгән. 
 
Чирнең соңгы стадиясендә, азынган чорында 14 очрак ачыкланган, ул авыруларның 28,5 проценттан күбрәге бер ел да яши алмаган. Быел диспансеризация узучылар арасыннан  9 кешене  тикшеренергә җибәргәннәр - аларның икесе һәм профилактик күренүдә соң алты кеше исәпкә куелган, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10