ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ютазының Кәрәкәшле авылы инвалидлары белән җирле җитәкчеләр очрашу уздырган

21 июль 2019, 05:00 , Фото: yutazy.ru/

Ютазының Кәрәкәшле авылы инвалидлары белән җирле җитәкчеләр очрашу уздырган Өлкән буын вәкилләре үзләренә булган игътибардан бик канәгать калган.
(Казан, 21 июль, “Татар-информ”, "Ютазы таңы", Ильмира Галиева) .Ютазы районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Джанна Волкова, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Ютазы районы бүлеге җитәкчесе Гөлнара Әбилтарова Кәрәкәшле авылында гомер итүче сукырлар оешмасы әгъзалары янында булды. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.
 
Вәсилә Зыязетдин кызы Шәкүрова 22 ел сукырлар җәмгыяте әгъзасы булып тора. Сәламәтлеге нык булмаса да, ул тулы кыйммәтле тормыш белән яши, авыл инвалидларын кайгыртып, район оешмасы белән тыгыз элемтәдә тора.
 
 
Аның авылдашы Рәис Шәйдулла улы Хәмидуллинның да күзләре начар күрә. Әмма аңа тормышны яратырга, хезмәт сөеп яшәргә сәламәтлегендә булган кимчелекләр киртә түгел.
 
Өлкән буын вәкилләре үзләренә булган игътибардан бик канәгать калды. Районнан килгән кунаклар аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Ә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре чәй табыны корган иде, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10