ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Омскида хәрбиләр өчен мәчет ачылды

20 июль 2019, 17:29 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Омскида хәрбиләр өчен мәчет ачылды Омск өлкәсе мөфтие урынбасары “Мәдинә” мәчете ачылуны хәрби мөселманнар өчен мөһим вакыйга, диде.

(Казан, 20 июль, "Татар-информ"). Омскида тимер юл бригадасының хәрби бүлек мөселманнары өчен намаз уку урыны барлыкка килде. Бу хакта Казахстан мөселманнары Дини нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Бу ябык территориядәге икенче дини йорт. 

Омскида тимер юл хастаханәсенең хәрби бүлегендә хәрби-мөселманнар өчен гыйбадәтханә ачылды. Мөфти урынбасары Магажан Жаваров “Мәдинә” мәчете ачылу хәрби мөселманнар өчен мөһим вакыйга диде. Ул мәчет төзелешенә ярдәм иткән өчен хәрби командованиегә рәхмәт әйтте.

Тимер юл бригадасы полковнигы Сергей Шишкин, хәрбиләрнең 30 проценты мөселманнар булуын һәм православ чиркәү янәшәсендә мәчет ачу Россия халыкларының дуслыгы турында сөйли диде.

Омск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Бота Бакулин дингә ышанган кеше хәрби хезмәтен яхшы үти, чөнки Ватанны саклау аның өчен изге бурыч булып санала диде.

Тантаналы чара ахырында хәрбиләр һәм килгән кунаклар намаз укыды һәм чәй табынына җыелды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10