ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россия Хөкүмәте ил халкы турында бердәм мәгълүмат порталы булдыруны хуплады

20 июль 2019, 16:16

Сайт иминият взносларын билгеләү һәм аларның керемен контрольдә тотуны камилләштерергә ярдәм итәргә тиеш.

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Хөкүмәте илдәге барлык гражданнар турындагы мәгълүматны туплаган бердәм портал булдыруны хуплады. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хөкүмәт Финанс министрлыгы әзерләгән “Россия Федерациясе халкы турында мәгълүмат туплаган бердәм федераль мәгълүмати ресурс” федераль закон проектын хуплады.

Мондый сайт булдыру “дәүләт һәм муниципаль идарәсе өлкәсендә карарлар кабул итүнең сыйфатын һәм тизлеген, гражданнар өчен дәүләт һәм муниципаль идарә системасының мәгълүмати ачыклыгын һәм үтә күренмәлелеген арттырырга ярдәм итәчәк”, - диелә хәбәрдә.

Төп максат буларак, физик затларның счетына иминият взносларын җибәрүне һәм аларның керүен контрольдә тотуны камилләштерүгә юнәлгән мәгълүматларны исәпкә алуны оештыру аталган.

Ресурсның эшләвен һәм тулыланып торуын Федераль салым хезмәте тәэмин итәчәк. Хәзер закон проекты Дәүләт Думасына тәкъдим итәчәкләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10