ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

ЮХИДИ юлларда кешеләр үлеменең төп сәбәбен атады

20 июль 2019, 15:50

Аварияләр һәм юл фаҗигаләрендә һәлак булучылар саны кими, дип хәбәр иттеләр Эчке эшләр министрлыгында.

(Казан, 20 июль, "Татар-информ"). Россия юлларында күпчелек кеше каршы як хәрәкәт полосасына чыгу аркасында һәлак була. Тулаем алганда аварияләр һәм юл фаҗигаләрендә һәлак булучылар саны кими, дип хәбәр иттеләр Эчке эшләр министрлыгында. Бу хакта “Российская газета” яза.

Быелның 6 ае нәтиҗәләре буенча Россиядә юл һәлакәтләре 1,3 (70 151), һәлак булучылар 5,4 (6 763), яраланучылар 0,5 (90 103) саны процентка кимегән. Ведомствода исерек хәлдә ясалган аварияләр санының 17 процентка (5652) кимүен дә әйттеләр. Мондый аварияләрдә һәлак булучылар саны 31,1 (1319), яраланучылар 14,5 (7916) процентка азайган.

Шул ук вакытта пассажир балалар катнашындагы аварияләр 5 (4000), ә яраланган балалар саны 5,2 (4655) процентка арткан. Ә һәлак булган балалар саны 8,4 (141) процентка кимегән.

Каршы як хәрәкәт полосасына чыгу проблемасын машиналар агымын бүлеп хәл итәргә була, дип саныйлар Дәүләт автомобиль инспекциясендә. “Бу нигезләмәләр “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” илкүләм һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” федераль проектларында чагылыш тапты”, - диделәр Эчке эшләр министрлыгында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10