ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кукмарада яшәүчеләр белән ишегалларын төзекләндерү турында фикер алыштылар

20 июль 2019, 19:00 , Фото: kukmor-rt.ru/

Кукмарада яшәүчеләр белән ишегалларын төзекләндерү турында фикер алыштылар Һәркем фикер алышуда актив катнашты, чөнки төзекләндерелгән, уңайлы ишегаллары – күпкатлы йортлардагыларның күптәнге хыялы.
(Казан, 20 июль, “Татар-информ”, "Хезмәт даны", Алсу Гатауллина). Кукмарада "Безнең ишегалды" проекты кысаларында күпкатлы йортларда яшәүчеләр белән очрашу узды. Җирле басма шул хакта хәбәр итә. 
 
Чарада Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.
 
"Безнең ишегалды" дигән яңа республика программасы формалаша. Программаның инициаторы - "Бердәм Россия" партиясе. Проектның төп идеясе шунда: халык фикереннән башка берни дә эшләнергә тиеш түгел", - диде Римма Атласовна.
 
Махсус тактада ишегалды планы урнаштырылган иде. Биредә яшәүчеләр яңарту һәм төзекләндерү буенча үз теләкләрен җиткерделәр. Ата-аналар - спорт, балалар мәйданчыкларын җиhазлауны, өлкән яшьтәгеләр - эскәмияләр куюны, территорияне яшелләндерү hәм яктыртуны, машина йөртүчеләр - парковкалар ясауны, шлагбаум куюны сорады.
Һәркем фикер
алышуда актив катнашты, чөнки төзекләндерелгән, уңайлы ишегаллары – күпкатлы йортлардагыларның күптәнге хыялы.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10