ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанда IV Бөтенроссия инвалидлар спартакиадасы узачак

20 июль 2019, 14:53 , Фото: minsport.tatarstan.ru

Казанда IV Бөтенроссия инвалидлар спартакиадасы узачак Йошкар-Олада ярышларның символик әләмен Татарстанга тапшырдылар.

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”). 2023 елда IV Бөтенроссия инвалидлар спартакиадасы Казанда узачак. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

12-19 июльдә, Марий Эл башкаласы Йошкар-Олада узган III Бөтенроссия инвалидлар спартакиадасында ярышларның символик әләмен Татарстанга тапшырдылар. Алдарак Адаптик физик культура һәм спорт үсеше советы Казанда ярышлар уздыру турында республиканың гаризасын хуплады.

Марий Элның яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министры Лидия Батюкова әләмне Татарстанның спорт министры урынбасары Айрат Әхмәровка тапшырды. “Әлеге ярышларны уздыруга рөхсәт биргән өчен рәхмәт әйтәсем килә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасындагы Россия дәрәҗәсендәге ярышны кабул итү Татарстан өчен зур горурлык. Бу ярышларны югары дәрәҗәдә уздыру өчен республикада барлык шартлар да тудырылган”, - диде министр урынбасары.

Шулай ук Айрат Әхмәров Марий Элдагы ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылуын дә әйтте. Йошкар-Олада узган ярышларда Россиянең 65 төбәгеннән 2 мең спортчы катнашты. Татарстан командасында 14-18 яшьлекләр арасыннан 39 спортчы, шул исәптән ишетү һәм күрү сәләте бозылганнар да бар иде.

  • Инвалидларның Бөтенроссия җәйге спартакиадасы дүрт елга бер тапкыр уздырыла. Аларда 14-18 яшьлек егетләр һәм кызлар катнаша. Алар паралимпия спорт төрләре буенча Россия җыелма командалары резервына керү өчен кандидат булып санала.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10