ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

“Зәкят” хәйрия фонды “Без синең белән” дип исемләнгән акция игълан итә

20 июль 2019, 14:38

Корбан гаете алдыннан мохтаҗларга ярдәм итәргә теләүчеләр 7715 номерына ЗАКЯТ сүзе белән SMS-хәбәр юллый ала.

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”). Корбан гаете алдыннан нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды дәвалану курслары узучы авыру балалар өчен “Без синең белән!” дип исемләнгән хәйрия акциясе игълан итә. Беренче булып матди ярдәм 13 яшьлек Морат Нәгыймовка күрсәтелә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Морат җитлегеп, тиешле авырлык белән дөньяга килә. Әмма туганда, сабыйның умыртка сөягенең муен өлешенә зыян килә. Бала тудыру йортыннан чыккач, малай сәламәтлегенә бәйле төрле проблемалар кичерә. Ләкин төгәл диагнозны аңа бары 3 яшьтә генә куя алалар.

Морат акыл ягыннан зәгыйфьлек кичерә, анда умыртка баганасының деформациясе, астигматизм, тумыштан килгән нистагм. Ул бик каты баш авыртуларыннан интегә. Малай сөйләшми диярлек. Әмма логопед белән шөгыльләнә башлаганнан соң, ул беренче авазларын әйтә алган. Бу Моратның әнисен бик сөендерә.

Әти кеше гаиләне малай кечкенә вакытта ук ташлап киткән. Моратның әнисе Айгөл ханымның эшкә урнашу мөмкинлеге юк, чөнки ул тәүлегенә 24 сәгать бала карарга мәҗбүр. Гаиләгә инвалидлык акчасына гына яшәргә туры килә. Моратның авырулары күптөрле булганлыктан, тернәкләнү курслары бик кыйммәткә төшә. Шуңа күрә малайның әнисе ярдәм сорап, мәрхәмәтле кешеләргә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр.

“Без синең белән!” хәйрия акциясе кысаларында Моратка реабилитация узу өчен 193 мең 159 сум күләмендә акча җыю игълан ителә.

"Мохтаҗларга ярдәм итәргә теләүчеләр 7715 номерына ЗАКЯТ сүзе белән SMS-хәбәр юллый ала", - диелгән хәбәрдә. Тулырак мәгълүмат белән ТР Диния нәзарәте сайтында танышырга була. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10