ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сарманның Азалак авылында яшәүче Бибинур Хәбибуллина 90 яшьлеген билгеләп үтә

20 июль 2019, 23:00

Үткән һәм бүгенге тормышыннан бик канәгать булып, һәр көнне куанып каршылап яши ветеран.
(Казан, 20 июль, “Татар-информ”, "Сарман", Энҗимә Габдрахманова). Сарман районы Азалак авылында гомер итүче Бибинур Хәбибулла кызы Хәбибуллина  бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Аны истәлекле көне уңаеннан муниципаль район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, Россия Президенты В.В.Путинның Котлау хатын, истәлек бүләге тапшырды. 
 
Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов, район ветераннар советы белгече Лилия Мәүлиева, Азалак мәктәбе директоры Фирдәвес Гайнетдинов, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Мөҗәлия Фәрукшина, авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Әлфинур Харисова, балалары Бибинур апаны котлап,теләкләрен җиткерде.
 
Үткән һәм бүгенге тормышыннан бик канәгать булып, һәр көнне куанып каршылап, матур итеп яши ветеран. Аңа сәламәтлек, алда да куанычлы көннәр телибез, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10