ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чирмешән районындагы юл һәлакәтендә 43 яшьлек хатын-кызның гомере өзелде

20 июль 2019, 22:00 , Фото: nashcheremshan.ru/

Чирмешән районындагы юл һәлакәтендә 43 яшьлек хатын-кызның гомере өзелде Наталия Шакированың ирен эштән, Кармалкадан каршы алырга баруы була.
(Казан, 20 июль, “Татар-информ”, "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров). 17 июль көнне кичке тугызынчы яртыларда Акъяр-Чирмешән-Шентала юлының Имәнлек урманы белән Кармалка борылышы арасындагы юл участогында ВАЗ-2114 автомашинасы әйләнеп каплана. Аның йөртүчесе, Чирмешәннән 43 яшьлек хатын-кыз, ни кызганыч, шунда ук җан биргән. Җирле басма шул хакта яза. 
 
 
"Күрүчеләр әйтүенчә, бәлагә таручының машинасы әүвәл юлның уң як кырыен эләктерә, аннан кинәт каршы  якның юл читенә төшеп әйләнеп каплана. Кызу да барган", – ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе баш дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров.
 
Күрәчәк, Наталия Шакированың ирен эштән, Кармалкадан каршы алырга баруы була. Аның ике баласы әнисез калды, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10