ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Ютазы районы хуҗалыкларында комбайннар парады узган

20 июль 2019, 20:00 , Фото: yutazy.ru/

Ютазы районы хуҗалыкларында комбайннар парады узган Район авыл хуҗалыгы коллективларында урып-җыю эшләренә техника паркларының гына түгел, механизаторларның да хәзерлеге бәяләнде.
(Казан, 20 июль, “Татар-информ”, "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы районы хуҗалыкларында  кичә комбайннар парады узган. Бу хакта җирле басма яза. 
Район авыл хуҗалыгы коллективларында урып-җыю эшләренә техника паркларының гына түгел, механизаторларның да хәзерлеге бәяләнде.
 
Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Россельхозцентр”ның РТ буенча филиал вәкилләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре составындагы комиссия “Уңыш”, “Кәрәкәшле”, “Нәбиуллин”, АгроМир”, Тукай исемендәге һәм “Таң” агроколективларында булды. 
 
Белгечләр беренче чиратта комбайннарның кырга чыгарга механик әзерлеген, аларны полога өстендә эшләтеп, герметиклыгын тикшерде. 
 
Механизаторлар белән комплектлаштыру, комбайннарның хезмәт куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп җиһазландырылуы, автопаркның торышы, ындыр табагының яңа ашлыкны кабул итәргә әзер булуы – берсе дә күз уңыннан ычкындырылмады, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10