ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Питрәчтә яшәүче хатын компенсация алу өчен аферистларга 3 млн кредит түләгән

20 июль 2019, 12:40

Үзләрен тикшерүче дип таныштырган җинаятьчеләр, 69 яшьлек хатынга элек алган биокушылмалары өчен компенсация түләнергә тиеш дип ышандырган.

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”). Татарстанда яшәүче 69 яшьлек хатын-кыз элек сатып алган БАДлар өчен аферистларга 3 млн сум кредит акчасы биргән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“18 июльдә Питрәч районының Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә Питрәч авылында яшәүче 69 яшьлек хатыннан уралу факты буенча гариза килде. Ул полициягә 2017 елда бер Интернет-кибеттән биологик актив кушылмалар сатып алганын сөйләгән”, - диделәр ведомствода.

Быелның март аенда хатынга билгесез кеше шалтыратып үзен тикшерүче дип таныштыра. Һәм хатын дарулар сатып алган фирмага карата җинаять эше ачылган дип сөйли. Җинаятьче пенсионер хатынны зыян күрүче буларак аңа компенсация түләнергә тиеш дип ышандыра. Шалтыратучы аңа гариза язарга киңәш итә һәм судта аның мәнфәгатьләрен яклау өчен яхшы адвокат тәкъдим итә.

Беренче шалтыратучыдан соң ханымга берничә ай дәвамында төрле кешеләр шалтыраткан. Алар компенсация алу буенча сөйләшүләр алып барган. Алар үзләрен тикшерүче, прокурор, адвокат буларак таныштырганнар. Һәм пенсионерга якын арада акча бирәчәкләр дип ышандырганнар. Моның өчен аңа салым түләргә, документлар тутырырга кирәк дип әйтәләр.

Шушы вакыт эчендә ханым җинаятьчеләргә өлешләп-өлешләп якынча 3 млн сум акча күчергән. Хатын-кыз һәм аның туганнары бу акчаларны кредитка алган булган.

Хәзерге вакытта җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә. Полиция хезмәткәрләре аферистларның телефон номерлары Мәскәүдә теркәлгән булуын ачыклаган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10