ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиядә ихтыяҗ аз булган һөнәрләрне атадылар

20 июль 2019, 12:14

Эш урыннары саны күп булу кадрлар дефициты белән бәйле түгел.

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”). Россиядә ихтыяҗ иң аз булган һөнәрләр исемлегенә башлангыч мәктәп укытучылары һәм хисапчылар кергән. Бу хакта Бөтенроссия хезмәт фәнни-тикшеренү институтына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Институт Росстат мәгълүматларына нигезләнеп, урта һәм зур оешмалар тарфыннан эшчеләргә булган ихтыяҗны өйрәнгән. Мондый тикшеренүләрне статистиклар ике елга бер уздыра.

2018 елда башлангыч мәктәп укытучыларына ихтыяҗ нибары 1,0 процент (2016 елда 0,7 процент), ә хисапчыларга 1,4 процент (2016 елда 1,1 процент) булган. “Әлеге һөнәрләрнең массакүләм булуларына да карамастан эш урыннары тулы һәм ихтыяҗ канәгатьләндерелгән дияргә була”, - диделәр фәнни институтта.

Моннан тыш хезмәт базарында суд, адвокат һәм нотариаль эшчәнлегендә урта юридик персоналга ихтыяҗ юк. Сатучы һәм сакчы һөнәрләренең массакүләм булуы аларның кытлыгына китерми, диделәр институтта.

Шул ук вакытта илдә авыл һәм урман хуҗалыгы, балыкчылык һәм балык тоту буенча квалификацияле эшчеләр җитми.

  • Россиядә урта звено һәм эшче һөнәрләре арасында кассир-сатучыларга, пешекчеләргә шулай ук һөнәри һәм өстәмә белем бирү педагогларына ихтыяҗ зур.
  • Татарстанда нефть табу, машина төзү, авыл хуҗалыгы, медицина һәм төзелеш белгечләренә ихтыяҗ зур.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10