ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

VIII Мөселман яшьләре форумы "Ак мәчет"тә җомга намазы укып төгәлләнде

20 июль 2019, 11:54 , Фото: dumrt.ru

VIII Мөселман яшьләре форумы Быелгы яшьләр җыены нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Тәфсир елына багышланды.

(Казан, 20 июль, "Татар-информ"). Кичә, Зөлкагдә аеның 16 көнендә, Болгарда VIII Мөселман яшьләре форумы төгәлләнде. Ак мәчеттә җомга намазы укыганнан соң делегатлар туган якларына юл тотты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Быел форум Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән 18-30 яшьлек 100 егетне һәм 100 кызны җыйды. Катнашучылар арасында Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Мордовия, Чувашия, Кырым республикалары, Оренбург, Чиләбе, Свердловск, Самара, Төмән өлкәләре, Ямал-Ненец автономияле округы, Мәскәү, шулай ук Казахстан һәм Кыргызстан вәкилләре бар иде.
  • Быелгы яшьләр җыены нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Тәфсир елына багышланды.

Форумны тиешле югарылыкта үткәрү һәм лекцияләр уку, дәресләр алып бару өчен, яшьләрнең яратып өлгергән остазлары, танылган ислам уку йортларында белем бирүче шәехләр килде. Дәресләрдә Коръәнне тәҗвид белән укуга, авазларны дөрес әйтүгә (мәхрәҗ) аеруча зур игътибар бирелде.

Җыен программасында яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту темасына да урын бирелде. Алар өчен бу юнәлештә психологик треннинглар, мастер-класслар, бәхәс мәйданчыклары һәм түгәрәк өстәлләр оештырылды, дәресләрдә киң таралган проблемалар дини һәм дөньяви күзлектән каралды. Форум делегатлары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты. 

Җыен кысаларында Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Анда 15 егет һәм кыз катнашты. Нәтиҗәдә, жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләде: I урынны Ясир Рәсүлов, II урынны Абдулло Шоимов, III урынны Алиасхаб Гаджиев яулады. Форумның соңгы көнендә үзенчәлекле флешмоб та оештырылды. Иң актив делегатларга дипломнар тапшырылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10