ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Хезмәт министрлыгы эшсезлек буенча түләнә торган пособиене арттырмаячак

20 июль 2019, 10:23

2020 елда эшсезлек буенча түләнә торган пособиенең минималь күләме - 1500, ә максималь күләме 8000 сум булачак.

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”, Александра Давыдова)). Хезмәт министрлыгы 2020 елда эшсезлек буенча пособиене арттырмаячак. Бу турыда хокукый норматив актлар порталында урнаштырылган хөкүмәт карары проектында хәбәр ителә. Бу турыда “Российская газета” яза.

Документ нигезендә 2020 елда эшсезлек буенча минималь пособие 1500 сум булачак. Ә эшсез гражданнар (пенсия алды яшендәгеләрдән тыш) өчен максималь сумма 8000, пенсия алды яшендәгеләргә 11280 сум булачак. Пособиеләр 2019 елда да шушы ук күләмдә түләнде.

Эшсезләргә социаль түләүләр өчен тәгаенләнгән бюджет 2020 елга 54,32 млрд, 2021 елга 54,31 млрд һәм 2022 елга 54,31 млрд сум тәшкил итә.

2020 елда пенсия алды яшендәге эшсез гражданнар аена 1,6 тапкыр артыр дип фаразлана. Бу “Демография” илкәүләм проектының “Өлкән буын” федераль проектын тормышка ашыру белән бәйле, диелә карар проектының аңлатма язуында.

  • 2020 елда эшсез буларак теркәлгән пенсия алды яшендәге гражданнарның уртача айлык саны 150,2 мең булыр дип фаразлана. 2021 елда 150,3 мең, 2022 елда 150,3 мең булачак. 2019 елның гыйнвар-июнендә пенсия алды яшендәге эшсез гражданнарның уртача айлык саны 92 мең булган. 2019 елның июнь ахырында бу сан 122,6 меңгә җиткән.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10