ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Апас районында комбайннарның урып-җыю эшләренә әзерлеген тикшерделәр

20 июль 2019, 06:00 , Фото: apastovo.ru/

Апас районында комбайннарның урып-җыю эшләренә әзерлеген тикшерделәр Быел район кырларында 30 мең гектар мәйданда бөртекле-кузаклы культуралар үстерелде.

(Апас, 20 июль, "Татар-информ", "Йолдыз", Ләйлә Шиһабиева). Апас районында игенчеләр белән очрашып сөйләшү, комбайннарның техник торышын билгеләү максатыннан, комбайннар парады узды. Комбайннар "АгроАктив" хуҗалыгының машина-трактор паркында һәм “Свияга“ берләшмәсенең Дәүләки авылы янәшәсендәге кырда "имтихан тотты". Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Быел район кырларында 30 мең гектар мәйданда бөртекле-кузаклы культуралар үстерелде. Шулай ук 800 гектарда рапс һәм 3700 гектарда горчица культурасы бар.

Мактаулы хезмәт ияләре белән район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин да очрашты. Ул да үзенең теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10