ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Кукмара районы авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланды

20 июль 2019, 04:00 , Фото: kukmor-rt.ru/

Кукмара районы авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланды Быел ул ачыктан-ачык сөйләшү формасында оештырылган иде.

(Кукмара, 20 июль, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы авыл җирлекләрендә беренче яртыеллыкта башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары башланды. Беренчеләрдән булып, Зур Сәрдек һәм Ядегәр җирлекләрендә үткәрелде. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.

Башка еллардан аермалы буларак ул быел ачыктан-ачык сөйләшү формасында оештырылган иде.

Җыелыш эшмәкәрлек, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм үзмәшгульлек, социаль мәсьәләләр буенча өч юнәлештә алып барылды. Анда эшмәкәрлекне үстерүдә дәүләт программалары, җирлекләренең үсеш перспективалары, халыкны эш белән тәэмин итү, яшьләрне авылга тарту, авыл туризмы булдыру һәм башка бик күп мәсьәләләр каралды.

Азактан актлар залында район башлыгы Сергей Димитриев катнашында гомуми җыелыш үткәрелеп, һәр төркемдә туган сорауларга җаваплар бирелде, җирлек башлыкларының чыгышлары тыңланды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10