ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әгерҗе районында “Наҗар“ хуҗалыгында печән һәм сенаж әзерләү эшләре төгәлләнгән

20 июль 2019, 00:00 , Фото: agryz-rt.ru/

Әгерҗе районында “Наҗар“ хуҗалыгында печән һәм сенаж әзерләү эшләре төгәлләнгән “Наҗар“ хуҗалыгында хәзер урып-җыю кампаниясенә әзерлек эшләре бара.

(Әгерҗе, 18 июль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районындагы “Агрохимсервис“ җәмгыятенең “Наҗар“ ярдәмчел хуҗалыгында печән хәзерләүне дә, сенаж салуны да төгәлләгәннәр.  Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Үзләрендә терлек азыгы хәзерләүдә бераз ял булган арада “Наҗар“ның кыр уңганнары “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтенә ярдәм кулы сузалар. Хәзерге вакытта алар “Биектау“ басуларында сенаж әзерли.

– Ике атнага якын эшлибез инде. Көн саен 200-250 тонна сенаж салабыз. Норманы күпкә арттырып үтибез, – ди тракторчы Рафил Садыйков.

“Наҗар“ хуҗалыгында хәзер урып-җыю кампаниясенә әзерлек эшләре бара. Хезмәтчәннәр алдында 800 гектар мәйданда бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алу бурычы тора. Өч комбайн старт сызыгына куелган. Дүртенчесе – төзекләндереп бетерү алдында. Амбарның әзерлеге дә 95 процент тәшкил итә.

Быел республика программасы буенча 250 тонна ашлык сыйдырышлы складны капиталь төзекләндергәннәр. Анда да соңгы эшләр алып барыла. Үз көчләре белән фураж склады төзегәннәр. “Бер атна эчендә әзерлек йөз процент булачак дип ышандыра“, хуҗалык җитәкчесе Адиль Латыйпов.

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10