ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда юл-патруль хезмәте автомобильләренең макетлары куелырга мөмкин

19 июль 2019, 19:48

Татарстанда ярты ел эчендә юл эшләре урыннарында 25 юл-транспорт һәлакәте булган.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда юл эшләре урыннарында юл-транспорт һәлакәтләрен киметү өчен патруль машиналарының макетларын урнаштырырга мөмкин. Бүген Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында ТР Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы баш дәүләт инспекторы Ленар Габдрахманов шундый тәкъдим белән чыкты.

«Аварияләрне кисәтү максатларында юл эшләре урыннарында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны төшерү өчен күчмә фото - һәм видеотеркәү комплекслары урнаштыру планлаштырылган. Шулай ук юл эшләре уздырыла торган урыннарда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фото һәм видеотеркәү системасы эшен имитацияләүче муляжлар куллану да нәтиҗәле чара булып тора», . диде Габдрахманов.

«Киләсе карар - Дәүләт автоинспекциясе автомобильләренең эшләрен имитацияләүче мобиль макетларын куллану», - диде докладчы.

Ленар Габдрахманов сүзләренчә, мондый макетлар машина йөртүчеләргә яхшы күренә һәм аларны чын патруль автомобиленнән аерып булмый диярлек. Өстәвенә, мондый урынга килеп җиткәч, автомобиль йөртүчеләр үз радар-детекторларына анда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эшли дигән сигнал алачак.

«Мондый урыннарның һәрберсендә шулай ук Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эшләячәк, бу машина йөртүчеләр муляжлар гына урнаштырылган дип уйламасын өчен эшләнелә», – диде ул.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең әлеге инициативасын караячак һәм мәсьәләне хәл итәчәк, дип шәрехләделәр.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10