ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Росстат миллион сумнан артык хезмәт хакы алган гражданнар санын атады

19 июль 2019, 19:00

Аерым алганда, мәдәният, спорт, ял һәм күңел ачуны оештыру кебек өлкә белгечләре аена уртача 5,8 миллион сум керем ала.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Россиядә яши торган 11 287 кеше аена бер миллион сумнан артык хезмәт хакы ала. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, ике елда бу күрсәткеч 38 процентка арткан. Шул ук вакытта миллионерлар россиялеләрнең гомуми санының 0,1 процентын тәшкил итә.

Статистика буенча, миллион сумнан артык акча эшләүче россиялеләрнең уртача хезмәт хакы 2,4 миллион сум тәшкил итә. Аерым алганда, мәдәният, спорт, ял һәм күңел ачуны оештыру кебек өлкә белгечләре аена уртача 5,8 миллион сум керем ала.

Ай саен хезмәт хакы миллион сумнан артык булган белгечләр (1,96 мең кеше) сәүдә һәм транспортны ремонтлау өлкәсендә эшли. Иң аз өлеше  - 13 кеше су белән тәэмин итү һәм калдыкларны утильләштерү өлкәсе белгечләре арасында теркәлгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10