ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллы полициясе 16 яшьлек кызның эчен пычак белән яралау очрагын тикшерә

19 июль 2019, 17:16

Табибларны кызның әбисе чакырган, ул өйгә кайтканда, оныгы кан эчендә яткан.

(Чаллы, 19 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Автошәһәр полициясе 16 яшьлек кызның пычак белән яралану очрагын ачыклый. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе хәбәр итә.

14 июльдә Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә Рябинушка бистәсеннән пычак белән эче яраланган 16 яшьлек кыз китерелгән. Табибларны кызның әбисе чакырган, ул өйгә кайтканда, оныгы кан эчендә яткан. Хәзер балигъ булмаган баланың гомеренә куркыныч янамый.

Полиция яшүсмернең пычак белән яралану факты буенча тикшерү үткәрә. Барлык версияләр дә, шулай ук үз-үзеңә кул салу очрагы да карала.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10