ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан хаҗилары белән бергә төрле белгечлеккә ия 20 табиб та очачак

19 июль 2019, 16:14

Рушан хәзрәт Аббясов Согуд Гарәбстаны хакимиятенең дә хаҗиларга ярдәм күрсәтүен, кыйбатлы операцияләргә кадәр түләүсез ясавын әйтте.

(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Согуд Гарәбстанына Хаҗ сәфәренә хаҗилар белән бергә Татарстаннан 20 табиб та юл тотачак. Бу хакта Мәскәү-Казан-Симферополь шәһәрләрен тоташтырган, Хаҗга багышланган видеокүпердә “ТР МДН Хаҗ” рәсми хаҗ-операторы җитәкчесе Рәнис хәзрәт Вахитов әйтте.

20 табиб арасында травматологлар, кардиолог, терапевтлар, инфекционистлар һәм гинекологлар бар. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы медикаментлар да бүлеп бирә. Татарстан хаҗилары яшәгән урыннарда тәүлек буе эшләүче медицина пунктлары булачак.

Россия мөфтиләр советы рәисе урынбасары рәисе Рушан хәзрәт Аббясов медицина ягыннан әзерлек зур булуын әйтте. “Берәр хәл була калса, Россия табиблары хаҗиларга ярдәм итә алачак. Согуд Гарәбстаны хакимияте дә аңлап карый, берәр нәрсә була калса, хаҗиларны бушлай кабул итәләр. Кирәкле медицина ярдәме дә күрсәтелә, хәтта кыйбатлы операцияләргә кадәр түләүсез”, - диде Рушан хәзрәт.

Ул Согуд Гарәбстаны хакимиятенең хаҗилар өчен елдан ел ниндидер яңалыклар, җиңеллек кертүен әйтте.

“Хаҗилар иң эссе вакытта бара. Гарәбстан моны белеп әзерләнә, чөнки бөтен дөньядан 3 млн кеше киләчәк. Гарәфәт тавында кондиционерлы чатырлар, Мина үзәнлегендә дә шундый уңайлыклар булачак. Мәккә һәм Мәдинә арасында тимер юл да хаҗиларның юлын җиңеләйтә”, - дип Рушан Аббясов Согуд Гарәбстаны хакимиятенә рәхмәтен җиткерде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10