ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Можгада татар телендә балалар өчен җәйге лагерь эшли

19 июль 2019, 16:21

Лагерьның максаты - балаларны халкыбызның йола, гореф-гадәтләре, дине, бәйрәм, аш-сулары, әдәбияты белән таныштырып, аларга мәхәббәт уяту.
(Казан, 19 июль, “Татар-информ”). Можга мәдрәсәсендә татар телендә балалар өчен "Милләтем хәзинәләре" жәйге лагеры эшли. Анда йөрүчеләр милли бизәкле әйберләр тегә, милли ризыклар әзерләргә өйрәнә. Бу хакта социаль челтәрдәге "Удмуртия һәм Ижевск татарлары" төркеме хәбәр итә. 
 
Лагерьның максаты - балаларны халкыбызның йола, гореф-гадәтләре, дине, бәйрәм, аш-сулары, әдәбияты белән таныштырып, аларга мәхәббәт уяту. Лагерьга 6 яшьтән алып 16 яшькәчә балалар йөри.
 
Жәйге лагерь мәдрәсә остазы Әлфия Газизулинаның һәм Можга милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Альбина Әхтәмованың көче белән оештырылган. 
 
Төшке ашка кадәр дәресләрдә төрле темаларга әңгәмә алып баралар, яңа сүзләр, жырлар, шигырьләр өйрәнәләр, татар язучылары һәм сәнгать эшлеклеләре белән танышалар. Шулай ук ял итү вакытында халык уеннарын да уйныйлар. 
 
Көннең икенче яртысында биредә кызыклы остаханәләр эшли. Аларда балалар татар бизәкләре төшереп түбәтәй, читек, алъяпкычлар тегәләр, тозлы камырдан өчпочмак, вак бәлеш, кош теле ясыйлар. Лагерьга йөрүчеләр үзләренең гаилә шәҗәрәләрен дә төзегәннәр, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10