ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Рәнис Вахитов Хаҗ өчен килешүсез генә акча сораучылардан ерак торырга киңәш итә

19 июль 2019, 15:37

“Әгәр хаҗига килешү бирелмәсә, “монда түләгез” дисәләр, бу инде шикләнергә җирлек тудыра”, - ди ул.

(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хаҗ” рәсми хаҗ-операторы җитәкчесе Рәнис хәзрәт Вахитов Хаҗ сәфәре өчен килешүсез генә акча сораучыларга ышанмаска өндәде. Бүген Мәскәү-Казан-Симферополь шәһәрләрен тоташтырган, Хаҗга багышланган видеокүпердә алданган хаҗилар турында сүз булды.

“Хаҗга барганчы, кеше аккредитацияләнгән, Ростуризм реестрында булган компанияләрне карарга тиеш. Әгәр хаҗига килешү бирелмәсә, “монда түләгез” дисәләр, бу инде шикләнергә җирлек тудыра”, - ди Рәнис хәзрәт.

Ул Татарстанда районнарга чыгып, аңлату эшләре үткәрелгәнен әйтте. “Төрле сайтларга ышанып кермәскә өндибез. Кеше түбән бәяләргә алдана. Төрле ташламалар тозагына эләкмәс өчен, хезмәтләр пакетына нәрсә кергәнен, килешү бармы-юкмы икәнен, түләү ничек башкарылганын карарга кирәк”, - дип белдерде Рәнис хәзрәт.

Бу темага карата үз фикерен Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов та әйтте.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10