ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Россия финанс министры урынбасары белән очрашты

19 июль 2019, 15:29 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Россия финанс министры урынбасары белән очрашты Татарстан Казан, Кама һәм Әлмәт агломерацияләре территорияләрендә берничә инвестицион проектны гамәлгә ашыра.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия финанс министры урынбасары Андрей Иванов белән очрашты. Алар транспорт тармагы үсеше һәм республикада гамәлгә ашырыла торган кайбер инвестицион проектлар турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Очрашу барышында төбәкнең транспорт тармагын үстерү, Россия автомобиль сәнәгатенә дәүләт ярдәме мәсьәләләре, шул исәптән «КАМАЗ» гамәви акционерлык җәмгыятенең кайбер инвестицион проектлары, башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук «Россия Федерациясендә капитал салучыларны яклау инвестиция эшчәнлеген үстерү» турында Федераль закон проекты буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, Татарстан Республикасы территориясендә — Казан, Кама һәм Әлмәт агломерацияләрендә инвестицион проектларны алга таба үстерү мәсьәләләре кузгатылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10