ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Быел Татарстан хаҗиларының иң өлкәненә һәм иң яшенә ничә яшь булуы билгеле

19 июль 2019, 15:14

Рушан хәзрәт Аббясов исә, балигълык яшенә җиткән баланың гына Хаҗы исәпкә алынуын әйтте.

(Казан, 19 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстаннан Хаҗга баручыларның иң өлкәненә 86, иң кечкенәсенә 13 яшь. Бу хакта Мәскәү-Казан-Симферополь шәһәрләрен тоташтырган, Хаҗга багышланган видеокүпердә"ТР МДН Хаҗ" рәсми хаҗ-операторы җитәкчесе Рәнис Вахитов әйтте.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов әйтүенчә, Хаҗга барган иң өлкән кеше 92 яшьтә, иң кечкенәсе 3-4 яшьлек булганын әйтте.

“Анда хәтта бик кечкенә сабыйлар белән дә баручылар бар. Бу инде һәр ата-ана эше, баланы алу-алмауны алар үзләре хәл итә. Ләкин балигъ булмагач, баланың Хаҗы исәпләнми. Хаҗ балигълык яшендә кылына, шуңа күрә үскәч, үзе өчен барыбер барырга тиеш булачак”, - дип аңлатты Рушан хәзрәт.

Ул өченче ел Хаҗда бер хатын-кызның бала тапканын да искәртте. “Өченче ел артып та кайттылар. Хаҗ вакытында бер кыз туды, аңа ике шәһәр хөрмәтенә Мәккә-Мәдинә дип исем куштылар. Кызганыч, элек Хаҗда үлемнәр дә булгалый иде, ләкин Согуд Гарәбстаны моңа юл куймау өчен тырыша”, - диде Рушан хәзрәт Аббясов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10