ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Рушан Аббясов хаҗиларны уяулыкка, алдакчы компанияләр тозагына эләкмәскә өндәде

19 июль 2019, 14:43 , Фото: Султан Исхаков

Рушан Аббясов хаҗиларны уяулыкка, алдакчы компанияләр тозагына эләкмәскә өндәде Россия мөфтие урынбасары алданган хаҗиларга күрсәтелгән ярдәм турында да сөйләде.

(Казан, 19 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Рушан хәзрәт Аббясов хаҗиларны уяу булырга, алдакчы компанияләр тозагына эләкмәскә өндәде. Бу хакта ул бүген Мәскәү-Казан-Симферополь шәһәрләрен тоташтырган, Хаҗга багышланган видеокүпердә искәртте.

“Хаҗ советы алдакчы компанияләр булмасын өчен чараларын күрде. Хаҗ оештыру хокукы булган, тикшерелгән туроператорлар билгеле. Диния нәзарәтләре, мөселман җәмгыятьләре мөселманнарны рәсми структураларга гына мөрәҗәгать итәргә өндәде. Интернетта тәкъдим ителә торган 100-200 долларга арзан турларга кызыкмаска киңәш итте. Без халыкны уяу булырга, мәгълүматны тикшерергә, коткыга бирешмәскә өндибез”, - диде ул.

Рушан хәзрәт Дәүләт Думасында законга хаҗ һәм дини туризмны бүлү буенча төзәтмәләр кертелгәнен искәртте. “Бу безне ялган туроператорлардан саклаячак. Алданган хаҗилар булмас дип өметләнәбез”, - диде.

Рушан Аббясов алданган хаҗиларга күрсәтелгән ярдәм турында да сөйләде. “Төрле төбәкләрдән Хаҗга барырга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Безгә хатта язуларынча, соңгы малын сатып хаҗга барырга уйлаганнар, ә аэропорттан китә алмаганнар. Мөфти Равил Гайнетдин карар кабул итте: аларны үзебезнең туроператор хисабына түләүсез озаттык. Соңгы акчасына барырга җыенган кешеләрнең бу хатларына игътибар белән карадык”, - диде.

Рушан Аббясов әйтүенчә, Хаҗ вакытында кешеләрнең бер-берсенә ярдәм итүе күзәтелә. “Акча югалта икән, хаҗилар акча җыешып бирә. Бергә барып, кешеләр туганнар кебек якыная. Бердәмлек рухы хөкем сөрә”, - диде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10