ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Спорт ярышларында җиңүчеләр һәм Коръән белгече Хаҗга бушлай барачак

19 июль 2019, 13:29 , Фото: Султан Исхаков

Спорт ярышларында җиңүчеләр һәм Коръән белгече Хаҗга бушлай барачак Хаҗга юлламаның бәясе 170 мең сумнан башлап 260 мең сумга кадәр.

(Казан, 19 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Спорт ярышларында җиңүчеләргә һәм Коръән хафизга Хаҗга һәм Гомрәгә бушлай юлламалар бирелгән. Бу хакта Мәскәү-Казан-Симферополь шәһәрләрен тоташтырган, Хаҗга багышланган видеокүпердә "ТР МДН Хаҗ" рәсми хаҗ-операторы җитәкчесе Рәнис Вахитов әйтте.

"Ютазыда Коръән белгечләре конкурсында җиңүче "Стандарт" программасы буенча юллама алды. Икенче урынга Гомрәгә юллама бирелде. Чаллыда көрәш буенча ярышлар үткән иде, җиңүче Хаҗга юллама белән бүләкләнде. Джиу-джитсу буенча ярышлар җиңүчесе дә Хаҗга юлламага ия булды

Юлламаның бәясе 170 мең сумнан башлап 260 мең сумга кадәр. Бәя яшәү шартлары һәм мөмкинлекләре уңайлыгына карап үзгәрә. Барлыгы дүрт программа бар - "Стандарт", "Казаннан супер эконом", "Мәскәүдән супер эконом", "Мәскәүдән минимум стандарт".

Рәнис хәзрәт Хаҗга баруның финанс мөмкинлекләре булган кешегә генә фарыз булуын искәртте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10