ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов: Инвестицион җәлеп итүчәнлек өчен инфраструктура, норматив база кирәк

19 июль 2019, 13:08 , Фото: president.tatarstan.ru

Миңнеханов: Инвестицион җәлеп итүчәнлек өчен инфраструктура, норматив база кирәк Рөстәм Миңнеханов Президент академиясенең Җәйге кампусында катнашучылар белән очрашты.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Александра Давыдова). Нык үскән инфраструктура, норматив база һәм персонал әзерләү өчен шартлар төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген яхшыртуда мөһим инструментлар булып тора. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Президент академиясенең Җәйге кампусы» Халыкара белем бирү форумы панель дискуссиясендә шундый фикерен белдерде.

«Инвестицион җәлеп итүчәнлектә билгеле бер дәрәҗәгә ирешү өчен инфраструктура, норматив база булдырырга һәм персонал әзерләү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк. Болар барысы да инвесторлар җәлеп итү җәһәтеннән көндәшлек итәргә мөмкинлек бирә», - диде Миңнеханов. Ул соңгы 10-15 елда Татарстанда махсус икътисади зоналар, технопарклар, индустриаль һәм сәнәгать парклары, өстенлекле үсеш территорияләре барлыкка килүен, бүгенге көндә аларның икътисадның үсеш нокталары булып торуын билгеләп үтте.

Президент академиясенең Җәйге кампусы Татарстанда 2012 елдан бирле үткәрелә. 2019 елдан анда Россиянең 18 төбәге һәм дөньяның 29 иленнән 200дән артык студент катнаша. Быел инновацияләр һәм трендлар кампусның темасы буларак билгеләнде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10