ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда «КАМАЗ» автомобиле «зебра»да юлга йөгереп чыккан егетне бәрдергән

19 июль 2019, 12:49 , Фото: Елена Саляхова

Казанда «КАМАЗ» автомобиле «зебра»да юлга йөгереп чыккан егетне бәрдергән Юл һәлакәте бүген иртән Тихорецк һәм Крутовская урамнары чатында булган.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Казанда «КАМАЗ» автомобиле «зебра»да юл читендә туктаган автобус аркасында юлга йөгереп чыккан егетне бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

«Бүген Тихорецк һәм Крутовская урамнары чатында «КАМАЗ» автомобиленең йөртүчесе, башлангыч мәгълүматларга караганда, көйләнми торган җәяүлеләр кичүендә юл бирмәгән һәм бер егетне бәрдергән», - дип белдерделәр агентлыкка шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә.

Аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр иткәнчә, егет юл читендә туктаган автобус аркасында юлга йөгереп чыккан һәм йөк машинасы шоферы кинәт пәйда булган җәяүлене абайламый калган.

20-25 яшьләр тирәсендәге егетне ашыгыч ярдәм каретасында хастаханәгә алып киткәннәр. Авариянең нечкәлекләре ачыклана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10