ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Быел Хаҗ сәфәренә кагылышлы яңалык – электрон виза системасы кертелә

19 июль 2019, 12:06

Рушан хәзрәт Аббясов электрон визалар туроператорлар эшен җиңеләйткәнен билгеләп узды.

(Казан, 19 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Быел Хаҗ сәфәрен оештырудагы яңалыкларның берсе виза алу белән бәйле. Согуд Гарәбстаны Илчелегенә паспортларны күрсәтмичә дә виза алу мөмкин булачак. Бу хакта бүген Мәскәү-Казан-Симферополь шәһәрләрен тоташтырган, Хаҗга багышланган видеокүпердә сөйләделәр.

“Элек Мәскәүгә илчелеккә паспортларны тапшыру кирәк булса, быел бу процесс гадиләште. Визаларны электрон рәвештә алабыз”, - диде “ТР МДН Хаҗ" рәсми хаҗ-операторы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов.

Россия мөфтиләр советы рәисе урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөхтәсибәте рәисе Рушан хәзрәт Аббясов электрон визалар туроператорлар эшен җиңеләйткәнен билгеләп узды. “Мәскәүдә илчелеккә барып җитү кыен түгел, ә төбәкләрдән коллегаларга башта тапшырырга, аннары кире алырга туры килә иде. Хәзер җиңелрәк булачак”, - диде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10