ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Быел россиялеләргә Хаҗга бару өчен өстәмә 5 мең квота бирелгән

19 июль 2019, 11:50 , Фото: Султан Исхаков

Быел россиялеләргә Хаҗга бару өчен өстәмә 5 мең квота бирелгән Россия төбәкләреннән 25 мең 500 кеше Хаҗ сәфәре кылыр дип көтелә.

(Казан, 19 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Быел, өстәмә 5 мең квотаны исәпкә алып, Россиядән 25 мең 500 кеше Хаҗга барыр дип көтелә. Бу хакта Мәскәү-Казан-Симферополь шәһәрләрен тоташтырган, Хаҗга багышланган видеокүпер барышында Россия мөфтиләр советы рәисе урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөхтәсибәте рәисе Рушан хәзрәт Аббясов әйтте.

“Квота 20 мең 500 иде. Безнең үтенеч буенча, безгә тагын 5 мең урын өстәделәр, шул рәвешле барлыгы 25 500 урын”, - диде ул.

Рушан хәзрәт сүзләренчә, ким дигәндә 25 мең исәбендә бу квотаны алга таба тотрыклы итәргә тырышачаклар. “Безнең үтенечләрне игътибарсыз калдырмыйлар. Без 25 меңгә дә дәгъва итә алабыз”, - ди ул. Согуд Гарәбстаны бөтен дөньядан мөселманнарга квотаны 1 мең кешегә 1 урын исәбеннән бирә.

  • Россиянең 60 тан артык төбәге Хаҗ сәфәрендә катнаша. Иң күп квота Дагыстанга каралган – 10 мең урын. Татарстанга 1800 квота бирелә. Рушан хәзрәт Хаҗ йолалары 9-10 август көннәрендә башлану ниятләнгәнен әйтте.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10