ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда «Лада» машинасын идарә иткән студент кыз юл читенә төшеп капланган

19 июль 2019, 11:30

Кеше үлеменә китергән юл һәлакәте кичә төнлә Яңа Үргәагар – Иске Чаллы автомобиль юлының икенче чакрымында булган.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Татарстанда «Лада» машинасын идарә иткән 19 яшьлек студент кыз зур тизлектә юл читенә төшеп капланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә төнге икеләр тирәсендә Әлки районында Яңа Үргәагар – Иске Чаллы автомобиль юлының икенче чакрымында «Лада-Приора» машинасын идарә итүче 19 яшьлек кыз, башлангыч мәгълүматларга караганда, зур тизлектә юл читенә төшеп капланган», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Нәтиҗәдә, кыз күпсанлы тән җәрәхәтләре алган һәм шунда ук һәлак булган.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10