ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстан һәм Россия төбәкләрендә бал кортларының үлүе уңыш булмауга китерүе бар

19 июль 2019, 10:24 , Фото: Салават Камалетдинов

Татарстан һәм Россия төбәкләрендә бал кортларының үлүе уңыш булмауга китерүе бар Зыян күргән 23 төбәктә 2,6 процентка якын корт гаиләсе һәлак булган.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Быелгы җәйдә Россиянең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда бал кортларының күпләп үлүе уңыш булмауга китерергә мөмкин. Бу хакта Ваклап сәүдә итү компанияләре ассоциациясе фикеренә сылтама белән «Известия» газетасы яза.

Ассоциация вәкиле сүзләренчә, балның бәясе арту ихтималы бөҗәкләр һәлак булуына бәйле рәвештә килеп туган проблемаларның иң кечкенәсе.

«Бал кортлары барлык җиләк-җимеш культураларын диярлек, шуңа өстәп майлы һәм ярмалы үсемлекләрне (көнбагыш һәм карабодайны), шулай ук бакча культураларын (һ.б.) серкәләндерә. Бәяләрнең артуы уңышның нинди булуына бәйле – моны әлеге культуралар өлгерә башлаганчы фаразлау мөмкин түгел», - дип искәртте ул.

Шул ук вакытта, Россия умартачылар берлеге президенты Арнольд Бутов искәрткәнчә, балга кытлык булачак, әмма аны җитештерү 15-20 процентка гына кимиячәк. Ул шулай ук балны анда пестицидлар булу-булмауга тикшерергә кирәклеген әйтте, чөнки алар кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра.

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы җыйган мәгълүматлардан күренгәнчә, зыян күргән 23 төбәктә 35,7 мең корт гаиләсе һәлак булган. Бу әлеге субъектлардагы барлык корт гаиләләренең 2,6 проценты дигән сүз. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10