ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Уен приставкасын урлаган әлмәтле һәм Чаллы кешесе суд каршына баскан

19 июль 2019, 09:00

Китерелгән зыян 50 мең сумнан артык тәшкил иткән.
(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, "Әлмәт таңнары").Әлмәттә полиция хезмәткәрләре фоторобот буенча уен приставкасын урлауда гаепләнүчеләрне тоткарлаганнар.Бу хакта район басмасы яза. 
 
Әлмәт районы буенча Эчке эшләр министрлыгының тикшерү бүлеге тарафыннан 23 һәм 30 яшьлек  абыйлы-энеле ике егеткә карата тикшерү эше тәмамланган. Алар ике уен приставкасын  урлауда гаепләнә. Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, китерелгән зыян 50 мең сумнан артык тәшкил иткән.
 
Агымдагы елның апреленә дежур частенә бер төнге клубның  администраторы шалтыратып, уен җиһазларын урлау турында хәбәр итә. Вакыйга урынына полиция хезмәткәрләре килеп, шаһитлар сораштыралар. Әлеге күренешне торгузуда аларга  видеокүзәтү камераларының язмалары ярдәмгә килгән. Видеокамералардан күренгәнчә, бу көнне төнге клубка ике егет килеп, уен приставкасында уйный.
 
Алга таба, хокук саклау органнары версиясе буенча, аларның берсе икенчесен “уенчык”ны өйгә алып кайтырга тәкъдим итә. Алар приставканы чыбыклары белән бергә кием эченә яшереп чыгу юлына юнәләләр.
 
Урлау мизгеле видеокүзәтү камерасына эләгә. Шуның ярдәмендә полиция хезмәткәрләре шикләнелүчеләрнең фотороботын төзи һәм тиздән аларны тоткарлыйлар. Ләкин бу вакытка аларның берсе урланган әйберне сатып, акча сарыф итәргә өлгергән була.
 
"Ачыкланганча аларның  берсе  Әлмәтнеке, ә икенчесе Чаллы шәһәрендә яшәүче була. Хәзерге вакытта җинаять эше карап тикшерү өчен Әлмәт шәһәр судына тапшырылган", - дип хәбәр итә Әлмәт районы бүлеге тикшерүчесе Алсу Тимербулатова.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10