ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Әлмәтнең өч укытучысы 200 мең сумлык премия алачак

19 июль 2019, 03:00

Татарстанның иң яхшы укытучыларына премия бирү конкурсында җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды.
(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, "Әлмәт таңнары"). 2019 елда педагогик эшчәнлектә уңышка ирешкән өчен Татарстан Республикасының иң яхшы укытучыларына премия бирү конкурсында җиңүче булучыларның исемнәре билгеле булды. Исемлектә әлмәтлеләр дә бар. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Быел педагогик эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен бирелә торган әлеге премиягә республиканың 25  укытучысы ия булды. Әлеге мәртәбәле премиягә ия булучылар арасында Әлмәт укытучылары да бар.
 
Алар: Шәрипова Резедә Бәшир кызы – “Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге  25 нче урта гомуми белем мәктәбе” нең информатика һәм ИКТ укытучысы; Усачева Ольга Виталий кызы – 2 нче лицейның чит теле укытучысы; Хәбипова Розалия Зыяфетдин кызы – Риза Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиянең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
 
Алар 200 000 сум күләмендә акчалата премия алачак.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10