ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әлкидә шепкән культурасы мәйданнарының яртысыннан артыгын җыеп суктырдылар

19 июль 2019, 07:00 , Фото: alki-rt.ru

Әлкидә шепкән культурасы мәйданнарының яртысыннан артыгын җыеп суктырдылар Уңыш гектардан 6,3 центнер чыга.
(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки районында көзге шепкәнне (рыжик) урып-суктыру эшләре дәвам итә. Әлеге кыйммәтле культураны бездә 1062 гектарда үстергән булсалар, шуның яртысыннан артыгын җыеп алдылар инде. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.
 
Уңыш гектардан 6,3 центнер чыга.
 
Хуҗалыкларда сенаж салу эше дәвам итә. Бүгенгә 63 мең 621 тонна әлеге сусыл азык хәзерләнгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 15 мең тоннага артыграк. 
 
Ә менә печән запасы азрак әле – бары 3 мең тоннага якын. Күп хуҗалыклар печәнне икенче чабудан хәзерләргә планлаштыралар. Соңгы көннәрдә явып үткән яңгырлар күпьеллык үләннәргә яхшы үсәргә җирлек бирә.
 
Августа көзге культуралар чәчүгә керешергә кирәк. Шуңа да механизаторлар уҗым культуралары чәчеләсе пар җирләрен ныклап эшкәртә башладылар. Бу эш 16,3 мең гектарда башкарылды, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10