ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Алексеевск районыннан ике фермер грант откан

19 июль 2019, 00:00 , Фото: alekseyevsk.ru/news/apk/alekseevsk-rayonynnan-ike-fermer-grant-otty

Алексеевск районыннан ике фермер грант откан Фермерларның берсе әлеге акчага трактор сатып алган.
(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, "Таң", Алексей Вангаев). Быел "2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү" республика программасында Алексеевск районыннан ике фермер грант отты. Бу хакта район абсмасы яза. 
 
Алар – Мансур  Җиһаншин һәм  Леонид Строкин. Шушы көннәрдә Леонид Строкин Речноега  яңа МТЗ "Беларус" тракторын алып кайткан.  Аны ул яшь фермерларга  ярдәм итү программасы  ярдәмендә сатып алган. 
 
Грант шартлары буенча,  фермер үз акчаларыннан  ике йөз мең сумны гына  керткән, бу техника бәясенең 10 проценты дигән  сүз. Калган сумма республика бюджетыннан бирелгән. 
 
Леонид сүзләренә караганда, аның КФХсында бу трактор дәүләт  программалары буенча  беренче сатып алынган  техника һәм ул кирәкле  булачак.
 
"Без ике йөз гектарга  якын мәйданда ашлык  чәчәбез. Җирләр Речное  һәм Зур Полянка авыллары тирәсендә урнашкан. Һәр авылда ике бригада эшли. Аларның  һәркайсы комбайн һәм  агрегатлы ике трактор  белән тәэмин ителгән", - ди фермер. 
 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10