ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Аксубайда язгы хәрби чакырылышны сигез егет тәмамлаган

19 июль 2019, 08:00 , Фото: aksubayevo.ru/news/sogy-yaalyklar/yazgy-chakyrylysh-tmamlandy

Аксубайда язгы хәрби чакырылышны сигез егет тәмамлаган Озатыр алдыннан яңа солдатларга символик бүләк – кул сәгатьләре тапшырылды.
(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, "Авыл таңнары", Зинаида Лионтьева). Аксубай районыннан хәрби хезмәткә чакырылучыларның соңгылары - сигез егет Татарстан Хәрби комиссариатының чакыру пунктына юл тотты. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Алар арасында Яңа Үзидән Булат Зарифуллин, Чуаш Енорускиносыннан Степан Исаншин, Иске Тимошкинодан Николай Кузьмин, Иске Ильдеряктан Игорь Уфандеев, Яңа Тимошкидан Андрей Петров, Урмандееводан Николай Федоров, Сидул - Ерыклыдан Денис Якличев һәм Аксубайдан Вадим Никитин бар.   
 
Традиция буенча егетләрне тантаналы шартларда озаттылар. Озату уңаеннан митингта хәрби хезмәткә чакырылучыларның якын туганнары, район оешмалары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. 
 
"Үзенең сугышчан әзерлеге буенча  Россия армиясе дөнья стандартларына туры килә һәм сезгә анда хезмәт итәргә кирәк, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Мондый уллар үстергән ата-аналарга ихлас рәхмәт әйтәсе килә. Ә сезгә, балалар, бик яхшы хезмәт телим". 
 
Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов булачак сугышчыларга үгет-нәсихәтләрен җиткерде. Ул егетләргә иминлек чаралары турында искәртте, эшләрендә уңышлар теләде. Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин юл алдыннан соңгы киңәшләрен җиткерде.
 
Озатыр алдыннан яңа солдатларга символик бүләк – кул сәгатьләре тапшырылды.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10