ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Әгерҗе хәбәрләре" бакчачылар арасында бәйге уздыра

19 июль 2019, 04:00 , Фото: agryz-rt.ru/news/bakchachy-pochmagy/bakchachylarny-byged-katnashyrga-chakyrabyz

Бәйгедә катнашу өчен бакчада үскән гигант яшелчәләрне, төрле кызыклы формадагы кишер, бәрәңге, помидорларны фотога төшереп, редакциягә юллау кирәк.
(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, "Әгерҗе хәбәрләре"). Татарстан Дәүләт Советы күрсәтмәсе белән сентябрьнең беренче  шимбәсе Бакчачы көне итеп игълан ителде. Быел ул 7 сентябрьѓә туры килә. Шул уңайдан “Ак калфак”ның район бүлекчәсе “Әгерҗе хәбәрләре” белән берлектә уңган хуҗабикә-бакчачыларны бәйгегә чакыра. Бу хата җирле басма яза. 
 
Быел табигать шартлары әллә ни сөендермәсә дә, өе янында бакчасы булган һәр хуҗабикә иртә яздан караңгы көзгәчә җирдә казына. Бакчаларыбызда нинди генә чәчәкләр, яшелчә, җиләк-җимеш үсми! Әйдәгез, бакчабыздагы мул уңышны, табигать могҗизаларын башкаларга да күрсәтик. 
 
Моның өчен үз бакчагызда үскән гигант яшелчәләрне, төрле кызыклы формадагы кишер, бәрәңге, помидорларны фотога төшереп, редакциягә юллагыз. Үзегез турында мәгълүмат язарга да онытмагыз.
 
Бакчачы көнендә әлеге бакча байлыкларыннан күргәзмә оештырачакбыз. Шуңа күрә бәйгегә төшереп җибәргән яшелчәләрне Бакчачы көненә кадәр сакларга кирәк, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10