ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әгерҗе тимер юл станциясе йөз еллыгын билгеләп үтә

19 июль 2019, 01:00 , Фото: agryz-rt.ru/news/yashaesh/gere-stantsiyasene-yz-ellygyna-bagyshlangan-byrm-bula

Әгерҗе тимер юл станциясе йөз еллыгын билгеләп үтә Истәлекле дата уңаеннан шәһәрдә бәйрәм чаралары узачак.
(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, "Әгерҗе хәбәрләре"). 2019 ел Әгерҗе тимер юлчылары өчен аеруча истәлекле. Локомотив депосы һәм Әгерҗе станциясе 100 еллык юбилейларын каршы ала. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Бүген, 19 июльдә, сәгать көндезге икедә район Мәдәният сараенда Әгерҗе станциясенең йөз еллыгы уңаеннан бәйрәм чарасы була.
 
Тарихи юбилей елында Тимерьюлчылар көне шәһәрдә августның беренче шимбәсендә – 3 есе көнне зурлап уздырылачак, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10